Оригинальный текст
Бәхетемне күпсенде дә,
Урлады төнге урам.
Урамда калды сары көз,
Күңелдә кара буран
Ул ятныкы була алмый,
Ул минем өчен туган,
Урлама син аны миннән,
Калдырчы төнге урам.
Син ме, сез ме, ни күңелләр,
Мәхәббәт белән тулган?
Аралырга йолдыз төшеп,
Кавыштыр безне урам.
Ул ятныкы була алмый,
Ул минем өчен туган,
Урлама син аны миннән,
Калдырчы төнге урам.
Бәхетемне күпсенде дә,
Урлады төнге урам.
Әйтелмегән сүзләр калды,
Күңелдә кара буран.
Ул ятныкы була алмый,
Ул минем өчен туган,
Урлама син аны миннән,
Калдырчы төнге урам.
Русский перевод
Позавидовала моему счастью
И украла его ночная улица.
На улице остался жёлтый октябрь,
В душе — чёрная метель.
Он не может принадлежать чужому,
Он рождён для меня,
Не укради его у меня,
Оставь его мне, ночная улица.
Ты ли, вы ли, чьи же сердца
Полны любовью?
Пусть звезда упадёт между нами,
Соедини нас, улица.
Он не может принадлежать чужому,
Он рождён для меня,
Не укради его у меня,
Оставь его мне, ночная улица.
Позавидовала моему счастью
И украла его ночная улица.
Остались невысказанные слова,
В душе — чёрная метель.
Он не может принадлежать чужому,
Он рождён для меня,
Не укради его у меня,
Оставь его мне, ночная улица.