Тормышлар да әле бер үзгәрер

И жизнь ещё когда-нибудь изменится

Исполнитель
Добавлено
16.09.2026
Обновлено
16.09.2026

Оригинальный текст

Тормышлар да әле бер үзгәрер Яралар да барбер бер төзәлер Гомер туктап тормый алга чаба Еллар үз эзләрен салып бара. Алмаштырыр язлар ак кышларны Алыпкайтыр җиргә аккошларны Күңелләрдән куып сагышларны Үзгәртергә теләп язмышларны Сагышларны шатлык алыштырыр Ялгызларны вакыт кавыштырыр Көзләр үтә инде дип уйлама Тик моңайма гына син моңайма Өмет йолдызлары атылмасын Бәхет савытлары ватылмасын Якыннарга назлы сүзләр дәшеп Яшәү ямен,тәмен тоеп яшик.

Русский перевод

Жизнь ещё когда-нибудь изменится, Раны тоже всё равно заживут. Жизнь не стоит на месте, бежит вперёд, Годы идут, оставляя свои следы. Вёсны сменят белые зимы, Принесут на землю лебедей. Изгоняя тоску из душ, Желая изменить судьбы. Тоску сменит радость, Одиноких время соединит. Не думай, что осени уже проходят, Только не грусти, ты не грусти. Пусть не падают звёзды надежды, Пусть не разбиваются сосуды счастья. Говоря близким нежные слова, Будем жить, чувствуя вкус и прелесть жизни.

Другие песни: Гузал Уразова