Кошлар кебек (Кошларга, Кошкайларга)

Песня народа: Как птицы (К птицам, Птичкам)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
30.07.2026

Оригинальный текст

Һаваларда очкан кошлар кебек, Ярсый-ярсый канат кагынып, Туган илем, кайттым мин талпынып, Күз нурларым, сезне сагынып. Һаваларда очкан аккошларның Канатлары җилдә каерылмый. Яшәр идем, туган илем, синдә, Якын дусларымнан аерылмый. Һаваларда очкан аккошлардан Коела җиргә мамык тузаны. Туган илдә сөйгән дуслар белән Сизелми лә гомер узганы. Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары коела җилләрдә. Туфрагына алтын чәчсәләр дә, Җитми икән туган илләргә.

Русский перевод

Словно птицы, что в небе летают, Крыльями страстно взмахивая, Родной край, я вернулся, стремясь, Свет очей мой, по вам я тоскую. У лебедей, что в небе парят, Крылья ветром не гнутся, не ломит. Жил бы, родина, рядом с тобой, Не разлучен с друзьями родными. От лебедей, что в небе летят, Пухом вниз осыпается пыль. С милыми друзьями в родной стороне Незаметно уходит вся жизнь. У лебедей, что в небе парят, Перья ветром уносит вдали. Хоть бы золото в почву бросали, Не заменит родимые земли.