Алларым аллар ата

Алларым аллар ата

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
30.07.2026

Оригинальный текст

Алларым аллар ата, Гөлләрем гөлләр ата. Сине уйлап ята-ята, Айлар батып, Чулпан калка. Сызылып таңнар ата. Ал чәчәген өздеңме, Гөл чәчәген өздеңме? Гөл бирәем дидең мәллә. Гыйшык утларына салып, Яндырыйм дидең мәллә. Ал йөзен аллар ача, Гөл йөзен гөлләр ача. Белмим көнне, белмим төнне. Ниләр генә кылыйм икән. Хыялый булам ласа. Алларга ал сан икән, Гөлләргә гөл сан икән. Бу мәхәббәт дигән нәрсә Бер шытып тамыр җибәрсә, Тәмам исертә икән.

Русский перевод

Мои алые цветы алеют, Мои розы цветут. О тебе думая, лёжа ночами, Луны заходят, Чулпан восходит, Занимается алая заря. Ты сорвал алый цветок, Ты сорвал цветок розы? Или сказал: подарю цветок. Или сказал: брошу в огонь любви, Сожгу его. Алое лицо открывают алые цветы, Лицо розы открывают розы. Не знаю ни дня, ни ночи, Что мне делать, не знаю, Схожу с ума, видно. Алым - алость к лицу, Розам - розовость к лицу. Эта вещь, что зовётся любовью, Стоит ей пустить росток и корень, Совершенно опьяняет.