САРМАН

Исполнитель
Добавлено
01.07.2026
Обновлено
01.07.2026

Оригинальный текст

Сандугачлар гына кайда сайрый, Сарман буйларында тугайда, шул, Сарман буйларында тирәктә. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үрелеп чәчәк ата йөрәктә. Сарман буйларыннан үткән чакта Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын, шул, Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын. Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Таудан зәңгәр яулык болгармын. Сарман буйкайлары, ай, киң ялан, Печәннәре җитәр бер заман, шул, Печәннәре җитәр бер заман. Бергә яшәүләре, әй, күңелле, Әммә аерылышу бик яман.

Русский перевод

Где же соловьи поют, На берегах Сармана, в пойменном лугу, вот, На берегах Сармана, на тополе. Моя юношеская любовь к тебе Сплетается и цветёт в сердце. Когда буду проезжать по берегам Сармана, Услышишь ли ты, буду петь песни, вот, Услышишь ли ты, буду петь песни. Посмотришь ли, не отрывая глаз, С горы махну синим платком. Берега Сармана, ай, широкий простор, Сена там хватит когда-нибудь, вот, Сена там хватит когда-нибудь. Жить вместе, эх, весело, Но расставаться очень тяжело.