Туганнардай якын дусларым

Друзья, близкие как родные

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
30.07.2026

Оригинальный текст

Кемгә сөйләсәң дә - ышанмаслар Сезнең кебек дуслар барына. Күпләр шулай җылы була алмый Хәтта якын туганнарына. Бәхетле мин сезнең булу белән, Йөрәгемә якын дусларым. Сезнең өчен генә сайрап тора Сандугачтай күңел кошларым. Кайчан күрешсәк тә, белеп торам: Һәрчак алсу, нурлы йөзегез. Пар аккошлар кебек, дөньягызның Игелеген күреп йөзегез. Бәхетле мин сезнең булу белән, Йөрәгемә якын дусларым. Сезнең өчен генә сайрап тора Сандугачтай күңел кошларым. Сезнең җылы шулай килә микән, "Сез" дип нигә һәрчак җан атам? Туганнардай якын дусларымны Тик үзем дә бигрәк яратам. Бәхетле мин сезнең булу белән, Йөрәгемә якын дусларым. Сезнең өчен генә сайрап тора Сандугачтай күңел кошларым.

Русский перевод

Кому ни расскажи — не поверят, Что бывают друзья, подобные вам. Многие не могут быть настолько тёплыми Даже со своими близкими родными. Я счастлива оттого, что вы есть, Мои близкие сердцу друзья. Только для вас поют Соловьями птицы моей души. Когда бы ни встретились, я знаю: Ваши лица всегда румяны и светлы. Словно пара лебедей, плывите, Вкушая блага своего мира. Я счастлива оттого, что вы есть, Мои близкие сердцу друзья. Только для вас поют Соловьями птицы моей души. Неужели так действует ваше тепло? Почему я всегда всей душой болею за вас? Просто я и сама особенно люблю Друзей, близких, словно родные. Я счастлива оттого, что вы есть, Мои близкие сердцу друзья. Только для вас поют Соловьями птицы моей души.