Син сазынны уйнадын

Ты сыграл(а) на своём сазе

Исполнитель
Добавлено
31.08.2026
Обновлено
01.09.2026

Оригинальный текст

Татар халык көе Н.Исәнбәт сүзләре Моңланып ай нурларында, Син сазыңны уйнадың; Нинди кыллар чиртте, бәгърем, Ул матур, яшь кулларың? Бакчаның бер почмагында Мин утырдым, тыңладым, Тыңладым да мин ирексез Яшьлегемне уйладым. Уйладым мин яшьлегемне, Син сазыңны уйнадың. Кайгылы күңелем тавында Яңгырады кылларың; Яңрады ул моңлы кыллар... Син сазыңны уйнадың. Чыңлаган шул кылларыңдай, Бер-бер үтте елларым; Үтте айлар, үтте еллар, Түзмәдем мин, егъладым. Үтте айлар, үтте еллар, Син сазыңны уйнадың. Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап. Саклаганмын тик күңелдә Шул көрәшнең моңнарын. Аһ, терелттең син күңелнең Бар күмелгән кылларын! Яңрап үткән ул гомернең Мин авазын тыңладым. Яңгырап үтте гомерләр, Син сазыңны уйнадың.

Русский перевод

Тоскуя в лунном сиянии, Ты играл на своём сазе; Какие струны перебирали, родной мой, Твои красивые, юные руки? В уголке сада Я сидела, слушала, Слушала и невольно Думала о своей юности. Думала я о своей юности, А ты играл на своём сазе. На вершине моей печальной души Зазвучали твои струны; Зазвучали те тоскующие струны... Ты играл на своём сазе. Как звенели те струны, Так один за другим проходили мои годы; Прошли месяцы, прошли годы, Не выдержала я, заплакала. Прошли месяцы, прошли годы, Ты играл на своём сазе. Прошли те бурные годы, Отзвучав в кровавой борьбе. Сохранила я лишь в душе Напевы той борьбы. Ах, ты оживил в душе Все погребённые струны! Отзвучавшего того века Я услышала голос. Прозвучали и прошли годы, Ты играл на своём сазе.