Оригинальный текст
Нур Даутов муз., Диля Булгакова суз
Кыр казлары җырлап, кыр казлары елап,
Каңгылдашып китә көз җиткәч.
Йөрәк әрнеп кала, йөрәк сыкрап кала
Кыр казлары кебек син киткәч.
Әллә яңгыр ява, әллә яшләр тама,
Юлларыннан киткән кошларның.
Еллар үтә-үтә, йөрәк сине көтә:
Син онытма җирдә мин барын.
Кыр казлары кайтыр, тугай чәчкә атыр,
Күл дулкынлар казлар кагынудан.
Көткән бушка китмәс, йөрәк ярсып типмәс,
Син кайтырсың үтәр сагынулар.
Русский перевод
Музыка — Нур Даутов, слова — Диля Булгакова
Полевые гуси поют, полевые гуси плачут,
Гогоча, улетают, когда наступает осень.
Сердце остаётся в тоске, сердце остаётся в стенании,
Когда ты уходишь, как полевые гуси.
То ли дождь идёт, то ли слёзы капают
С путей улетевших птиц.
Годы проходят, сердце ждёт тебя:
Не забывай, что я есть на земле.
Полевые гуси вернутся, пойменный луг зацветёт,
Озеро покроется волнами от взмахов гусиных крыльев.
Ожидание не пройдёт даром, сердце не будет биться в тревоге,
Ты вернёшься, пройдёт тоска.