Оригинальный текст
Толымнары нинди озын,
Күлмәге чем-чем кара,
Өемне узып киткәнмен,
Артыннан бара-бара.
Бар икән күрәселәр...
Бүген менә сизәм инде, -
Булганмын аңа гашыйк.
Бер егет белән үтте шул,
Калдым башымны кашып...
Бар икән күрәселәр...
Кичен бакчада очраттым,
Йөри ул келә-көлә;
Артыннан: «Әни, әни!» - дип,
Кызлары йөгереп килә...
Бар икән күрәселәр!..
Русский перевод
Как длинны её косы,
Платье чернее чёрного.
Я прошёл мимо собственного дома,
Всё идя за ней.
Вот что довелось увидеть...
Сегодня я наконец понял:
Оказывается, я был в неё влюблён.
Но она прошла с каким-то парнем,
А я остался чесать затылок...
Вот что довелось увидеть...
Вечером встретил её в саду,
Она идёт, смеясь;
Следом с криками: «Мама, мама!» —
Бегут её дочери...
Вот что довелось увидеть!..