Сабан туена кайтыйк

Вернёмся на Сабантуй

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
17.08.2026

Оригинальный текст

Әйдә, дустым, кайтыйк әле, Авыл Сабан туена. Быел барыбер кайтам дип, Җыендым кыш буена. Кашык кабып йөгерербез, Аркан тартып уйнарбыз. Колга башына менәрбез, Катыкка да чумарбыз. Батыр калырмынмы, юкмы - Мин дә көрәшкә керәм. Сөлге булмаса - һичъюгы Кулъяулыгы эләктерәм. Сабантуймы, җыенмы ул - Хикмәте анда түгел. Мәйданнарны урыйк җырлап, Ачылып китсен күңел. Эх, дускаем, әйдә әйттер, Гармуның бар кулыңда. "Җырлап була, елап булмый" Диләр Сабан туенда.

Русский перевод

Давай, друг, вернёмся На деревенский Сабантуй. «В этом году всё равно вернусь», — Собирался я всю зиму. Со ложкой во рту побежим, Будем перетягивать канат. Взберёмся на вершину столба, Нырнём и в катык. Останусь батыром или нет — Я тоже выйду бороться. Если не полотенце, то хотя бы Заполучу носовой платок. Сабантуй это или сход — Суть не в этом. Обойдём майдан с песнями, Пусть раскроется душа. Эх, дружок, давай, заиграй, Гармонь ведь у тебя в руках. «Петь можно, а плакать нельзя», — Говорят на Сабантуе.