Ак һәм кара

Белое и черное

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
17.08.2026

Оригинальный текст

Бу тормышта ак һәм кара Һаман чиратлашып бара. Кайчакта ак, кайчак кара Язмышларга тамга сала. Аклык юлдаш булсын безгә Кара күлмәкләр кисәк тә... Бүгенгедәй акны алып, Илтик, дуслар, киләчәккә. Гел ак кына булсын, димә, Кирәктер бераз кара да. Акның кадерен белергә, Яшәү мәгънәсен аңларга. Аклык юлдаш булсын безгә Кара күлмәкләр кисәк тә... Бүгенгедәй акны алып, Илтик, дуслар, киләчәккә. Кара көчләр, кара төсләр Ак өстенә тап төшермәс. Ак җанлылар каралыкны Төннәрен көнгә күчермәс. Аклык юлдаш булсын безгә Кара күлмәкләр кисәк тә... Бүгенгедәй акны алып, Илтик, дуслар, киләчәккә.

Русский перевод

В этой жизни белое и чёрное Всё время чередуются. То белое, то чёрное Оставляет метку на судьбах. Пусть белизна будет нашим спутником, Даже если наденем чёрные рубахи... Возьмём с собой нынешнюю белизну И понесём её, друзья, в будущее. Не говори: «Пусть будет только белое», Наверное, немного чёрного тоже нужно, Чтобы знать цену белому, Чтобы понимать смысл жизни. Пусть белизна будет нашим спутником, Даже если наденем чёрные рубахи... Возьмём с собой нынешнюю белизну И понесём её, друзья, в будущее. Чёрные силы, чёрные краски Не оставят пятна на белом. Люди с белой душой не перенесут Ночную тьму в день. Пусть белизна будет нашим спутником, Даже если наденем чёрные рубахи... Возьмём с собой нынешнюю белизну И понесём её, друзья, в будущее.