Оригинальный текст
Назлы уйлар, синең юллар
Чакыра хыялымны.
Йөрәгемнән моңнар алып
Җырласам җырларымны -
Тыңларсыңмы, танырсыңмы
Үзеңә дигәннәрен?
Үкенечкә булмас микән
Яратып йөргәннәрем...
Гөлләр сылу, таҗларда сер,
Елмаеп керфек кага.
Әзер булсам синең өчен
Таңнарга кала, кала.
Танырсыңмы, алырсыңмы
Үзеңә дигәннәрен ?
Үкенечкә булмас микән
Сиздерми сөйгәннәрем...
Кайгыларың буран булып
Уралса җаннарыма;
Тормышыңда язлар булып
Чакырсам яннарыма -
Тыңларсыңмы йөрәгемнең
Яратам дигәннәрен?
Үкенечкә булмас микән
Яратып йөргәннәрем,
Сиздерми сөйгәннәрем...
Русский перевод
Нежные мысли, твои дороги
Зовут мою мечту.
И если, взяв из сердца напевы,
Я спою свои песни —
Услышишь ли, узнаешь ли
Те, что предназначены тебе?
Не станут ли сожалением
Мои чувства к тебе...
Цветы прекрасны, в венчиках тайна,
Улыбаясь, взмахивают ресницами.
Если бы я была готова ради тебя,
Я бы оставалась до рассвета, оставалась.
Узнаешь ли, примешь ли
Те, что предназначены тебе?
Не станут ли сожалением
Мои чувства, которые я скрытно хранила...
Пусть твои печали, как буран,
Окутывают мою душу;
Позову тебя к себе,
Став весной в твоей жизни —
Услышишь ли слова моего сердца:
«Я люблю»?
Не станут ли сожалением
Мои чувства к тебе,
Мои скрытые чувства...