Яшьлегемә кире кайталмыйм

Не вернусь я снова в юность

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Дугаларга чиккән сөлге бәйләп, Моңлы кыңгыраулар чыңлатып, «Авыл көе»н җырлап чыгып киттем, Унсигезем калды озатып. Кушымта: «Туп-туп» иткән тояк тавышымы, Йөрәк тибешеме - әйталмыйм... Талпынса да күңел, ашкынса да, Яшьлегемә кире кайталмыйм. Йөгән кидерелгән ярсу җанны Җибәрәсе иде тугарып. Ат саклаган төнге болыннарга Килдем, ахры, шактый соңарып. Кушымта: «Туп-туп» иткән тояк тавышымы, Йөрәк тибешеме - әйталмыйм... Талпынса да күңел, ашкынса да, Яшьлегемә кире кайталмыйм. Гармунымны алып җырлап карыйм, Моң да башка, көй дә ят бүген. Алмачуарымның күзләредәй, Күңел мөлдерәмә чак бүген. Кушымта: «Туп-туп» иткән тояк тавышымы, Йөрәк тибешеме - әйталмыйм... Талпынса да күңел, ашкынса да, Яшьлегемә кире кайталмыйм.

Русский перевод

Связав пояс тонкий, как мечты, Звеня колокольчиками нежно, Спел «Сельский мотив» и ушёл восвояси, Оставив восемнадцать лет в надежде. Припев: Стук копыт «туп-туп» слышу я, Что сердце скажет - не скажу... Пусть стремится душа, пусть пылает, Не вернусь я снова в юность. Тоска разлуки, что сжала сердце, Отпустила бы ввысь, как птицу. К ночи, где лошадь стерегла пастбища, Пришёл, увы, с большим опозданьем. Припев: Стук копыт «туп-туп» слышу я, Что сердце скажет - не скажу... Пусть стремится душа, пусть пылает, Не вернусь я снова в юность. С гармонью в руках пою и смотрю, Другая грусть, иной сегодня тон. В глазах любимой, как в зеркале, Сегодня душа моя в смятенье. Припев: Стук копыт «туп-туп» слышу я, Что сердце скажет - не скажу... Пусть стремится душа, пусть пылает, Не вернусь я снова в юность.