Кайту (Авылга кайтканда)

Возвращение (Когда едешь в деревню)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ялан тәпи баскан эзләремнең Җылысына карлар яугандыр, Авыл башындагы нәни инеш Кар көртенә күмелеп калгандыр. Ак бүреген кырын салды микән Басуларда эскерт өсләре? Таралгандыр таңгы урамнарга Яңа пешкән икмәк исләре. Әткәемнән откан "Авыл көе"н Сагынып җырлармын дип, кем белгән... "Туган нигезеңә баш июнең Ояты юк", - дигән уй белән Кайтып киләм әле, кыяр-кыймас, Күптән чыгып киткән юл белән.

Русский перевод

Следы моих босых шагов, наверное, Снегом укрыла их тёплая стезя, И у деревни тонкий ручеёк, В сугробах, будто в тишине, исчез. Не криво ли надвинули на бок Белые шапки стогов на полях? По утренним улицам расплылся Дух свежевыпеченного хлеба. Кто б знал, что песню «Деревенскую», Отца напев, я с тоской запою... С мыслью: «Склониться к родному порогу Не стыдно» - иду, робею, тянусь По той дороге, что покинул давно.