Оригинальный текст
Үткән көннәр үтеп киткән инде,
Тик аларны йөрәк сагынмас.
Сөйгәнеңне үзгәрткән тормышны
Шелтәләмә инде тагын да.
Ә син, йөрәк, кан яше түгеп,
Кылларыңда сагыш көйлисең.
Сүнгән учакларны кабызырга
Әллә ялкын эзләп көйрисең...
Катлаулыга корылган шул дөнья,
Туктап тормый вакыт бер тын да.
Елгаларны кире борып була,
Тик борылмас гомер юлың да.
Ә син, йөрәк, кан яше түгеп,
Кылларыңда сагыш көйлисең.
Сүнгән учакларны кабызырга
Әллә ялкын эзләп көйрисең...
Теләгеңне телгәлә дә ташла
Язын ярсып аккан ташкынга.
Көч тап, йөрәк, талгын тибә башла,
Сагышлардан ярсып шашынма.
Ә син, йөрәк, кан яше түгеп,
Кылларыңда сагыш көйлисең.
Сүнгән учакларны кабызырга
Әллә ялкын эзләп көйрисең...
Русский перевод
Прошедшие дни прошли уже,
Только сердце их не скучает.
Жизнь, изменившую любимую,
Не упрекай уже больше.
А ты, сердце, кровавые слёзы проливая,
На струнах своих тоску играешь.
Потухшие очаги разжечь
Иль пламя ища, тлеешь...
На сложность устроен тот мир,
Время не останавливается ни на миг.
Реки повернуть вспять можно,
Только жизненный путь твой не повернётся.
А ты, сердце, кровавые слёзы проливая,
На струнах своих тоску играешь.
Потухшие очаги разжечь
Иль пламя ища, тлеешь...
Разорви своё желание и брось
В бурный поток, весной несущийся.
Силу найди, сердце, начни биться спокойно,
От тоски, беснуясь, не теряй рассудка.
А ты, сердце, кровавые слёзы проливая,
На струнах своих тоску играешь.
Потухшие очаги разжечь
Иль пламя ища, тлеешь...