Оригинальный текст
Мин яраттым, ләкин сатылмадым,
Ник соң усал сүзләр ишетәм?
Мин бит әле һаман ватылмадым,
Салкын җилләр керә ишектән.
Ком бураны котырып уйнап китте,
Тутыргалап төз(е)гән тормышны.
Тәрәзәмә вак ташларын сипте,
Вакланмадым, әле тырышмын,
Вакланмадым, әле тырышмын.
Кар бөртеге кунгач кулларыма
Эри, чөнки җаным сүнмәгән.
Төрле бәндә очрый юлларымда,
Усаллыкка күңелем күнмәгән.
Ком бураны котырып уйнап китте,
Тутыргалап төз(е)гән тормышны.
Тәрәзәмә вак ташларын сипте,
Вакланмадым, әле тырышмын,
Вакланмадым, әле тырышмын.
Көнләшәмен язлар яфрагыннан,
Җәй паласын җәйгән җиреннән.
Көнләшәмен көзләр туфрагыннан,
Эзлим дәва көнче җиреннән.
Ком бураны котырып уйнап китте,
Тутыргалап төз(е)гән тормышны.
Тәрәзәмә вак ташларын сипте,
Вакланмадым, әле тырышмын,
Вакланмадым, әле тырышмын.
Русский перевод
Я любила, но не продалась,
Почему же слышу я злые слова?
Я ведь до сих пор не сломлена,
Холодные ветры врываются в дверь.
Песчаная буря разыгралась и унеслась,
Засыпая построенную жизнь.
Мелкие камушки бросает в моё окно,
Но я не раздроблена, ещё стараюсь,
Я не раздроблена, ещё стараюсь.
Когда снежинка падает мне на ладони,
Тает, потому что душа моя не погасла.
На моём пути встречаются разные люди,
Но сердце моё не приняло злобу.
Песчаная буря разыгралась и унеслась,
Засыпая построенную жизнь.
Мелкие камушки бросает в моё окно,
Но я не раздроблена, ещё стараюсь,
Я не раздроблена, ещё стараюсь.
Завидую листве весенней,
Там, где стелет лето ковры.
Завидую земле осенней,
Лекарство ищу в земле чужой.
Песчаная буря разыгралась и унеслась,
Засыпая построенную жизнь.
Мелкие камушки бросает в моё окно,
Но я не раздроблена, ещё стараюсь,
Я не раздроблена, ещё стараюсь.