Сагындырды авылым

Соскучился по родной деревне

Исполнитель
Добавлено
16.09.2026
Обновлено
16.09.2026

Оригинальный текст

Сагындырды туып үскән авыл, Туган якның назлы кочагы. Кайтам әле ямьле язлар җиткәч, Шау чәчәккә чумгач тау ягы. Язгы кичтә җырлап узам әле, Яшь чакларны искә төшереп. Шомыртларын кочып, сиреннәрен үбеп, Сөю хисләреннән исереп. Дулкынлатып күңел пәрдәләрен Язгы шаян җилләр уйнаклар. Яшьлегемне эзләп китим әле Кире кайтмаса да ул чаклар. Йолдыз яуган урамнардан урап, Гармун моңы йөри озатып. Бикле күңелләргә керә үтеп, Гомер узганнарны елатып

Русский перевод

Затосковал я по родному селу, где родился и вырос, По нежным объятиям родного края. Вернусь, когда придёт цветущая весна, Когда склон горы утонет в буйном цвету. Пройду весенним вечером с песней, Вспоминая юные годы. Обнимая черёмуху, целуя сирень, Пьянея от чувства любви. Волнуя занавески души, Играют озорные весенние ветры. Пойду искать свою молодость, Пусть даже те времена не вернутся. Кружа по улицам, усыпанным звёздами, Меня провожает напев гармони. Проникает в запертые сердца, Заставляя плакать об ушедших годах.

Другие песни: Гузал Уразова