Син килгәнсең икән

Оказывается, ты пришёл

Исполнитель
Добавлено
16.09.2026
Обновлено
16.09.2026

Оригинальный текст

Күкләр нигә биегәйгән дисәм, Төннәр, дисәм, нигә яктырак. Ярларына каккан дулкын кебек, Нигә ярсый, дисәм, бу йөрәк. Син килгәнсең икән! Чәчләремә таң җилләре булып кагылдың, Кояш кебек якты елмаюың Бик сагындым, иркәм, сагындым! Бу дөньяда, бәгърем, синнән башка Яши алмавымны белгәнсең, Килгәнсең дә, күңел тәрәзенә Өмет пәрдәләре элгәнсең. Сүнәргә дип торган гомеремнең Син кабыздың кабат шәмнәрен. Киңәйделәр күңел офыкларым, Төнгә әйләнде кебек төннәр. Киңәйделәр күңел офыкларым, Төнгә әйләнде кебек төннәр. Кояш кебек якты елмаюың Бик сагындым, иркәм, сагындым!

Русский перевод

Спрашиваю, почему небеса стали выше, Спрашиваю, почему ночи стали светлее. Как волна, бьющаяся о берег, Спрашиваю, почему бушует это сердце. Оказывается, ты пришёл! Ты коснулся моих волос утренним ветром, Твоя улыбка, светлая, как солнце — Как я соскучилась, милый, соскучилась! Ты знал, что в этом мире, любимый, Я не смогу жить без тебя, Пришёл и на окно моей души Повесил занавески надежды. Ты вновь зажёг свечи Моей угасавшей жизни. Расширились горизонты моей души, Ночи будто превратились в день. Расширились горизонты моей души, Ночи будто превратились в день. Твоя улыбка, светлая, как солнце — Как я соскучилась, милый, соскучилась!