Утыр әле, әни, яннарыма

Сядь же, мама, рядом со мной

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
03.07.2026

Оригинальный текст

Утыр әле, әни, яннарыма, Бер сөйләшик әле туйганчы. Сөйлә, әни, сөйлә хәлләреңне, Тыңлыйм әле күңел булганчы. Кулларыңны кулларыма алыйм, Тойыйм әле синең җылыңны. Башкаемны иңнәреңә куйып, Тыңлыйм әле моңлы җырыңны. Утыр әле, әни, яннарыма, Бер бушатыйм әле күңелне. Син янымда булган чакта миңа Шундый рәхәт, шундый күңелле. Кулларыңны кулларыма алыйм, Тойыйм әле синең җылыңны. Башкаемны иңнәреңә куйып, Тыңлыйм әле моңлы җырыңны. Утыр әле, утыр яннарыма, Сузыйк әле моңлы көйләрне. Рәхәтләнеп икәү җырлыйк әле, Читкә куеп барлык эшләрне. Кулларыңны кулларыма алыйм, Тойыйм әле синең җылыңны. Башкаемны иңнәреңә куйып, Тыңлыйм әле моңлы җырыңны.

Русский перевод

Сядь же, мама, рядом со мной, Поговорим с тобой до сыта. Расскажи, мама, как ты живешь, Я послушаю, пока душе не станет легче. Я возьму твои руки в ладони, Чтоб почувствовать их теплоту. Голову на твои плечи склоню - И послушаю песню твою. Сядь же, мама, рядом со мной, Я хочу разгрузить свою душу. Когда ты со мной, мне так хорошо, Так уютно и радостно в сердце. Я возьму твои руки в ладони, Чтоб почувствовать их теплоту. Голову на твои плечи склоню - И послушаю песню твою. Сядь же, сядь же рядом со мной, Потянем же грустные напевы. Вместе, с удовольствием, споем, Отложив все дела мирские. Я возьму твои руки в ладони, Чтоб почувствовать их теплоту. Голову на твои плечи склоню - И послушаю песню твою.