Әнкәйнең ак чәчләре

Белые волосы бабушки

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
05.07.2026

Оригинальный текст

Әнкәй дә картайган инде, Чәчләре дә агарган. Нур сибелә, нур чәчелә, Нур бөркелә алардан. Бик килешә аклары да, Сагынам карасын да. Мин агарткан чәч тә бардыр Ул чәчләр арасында. Әнкәйнең ап-ак чәчләре Агарган безнең хакка. Ул һаман яктыра бара Күңеле, җаны акка. Сокланып карап торырлык - Күзне ала алмыйбыз. Әнкәйләрнең бөеклеген Яши-яши аңлыйбыз. Әнкәй дә картайган инде. Чәчләре дә агарган. Нур сибелә, нур чәчелә, Нур бөркелә алардан. Сокланып карап торырлык - Күзне ала алмыйбыз. Әнкәйләрнең бөеклеген Яши-яши аңлыйбыз.

Русский перевод

Мама уже постарела, Волосы её поседели. Свет струится, свет рассыпается, Свет вьётся из них. Очень мне нравятся её белые, И черные я тоже люблю. Должно быть, и волосы, что поседели из-за меня, Есть среди этих волос. Мамины совсем белые волосы Поседели за нас. Она всё ярче светится Сердцем, душой к чистоте. Глядеть на это благоговейно - Не отвести глаз. Величие мам Мы постигаем с годами. Мама уже постарела. Волосы её поседели. Свет струится, свет рассыпается, Свет вьётся из них. Глядеть на это благоговейно - Не отвести глаз. Величие мам Мы постигаем с годами.