Бәхет кошы (дүртенче вариант)

Птица счастья (четвёртый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
30.06.2026

Оригинальный текст

Бәхет кошы кунган иде Салынган иңнәремә, Кулларыма алмадым шул. Кем белгән китәрен лә. Җылы учларыма алып, Кочасы булган икән, Сөеп-назлап күкрәгемә Кысасы(м) булган икән. Күңелемне иш итмәде, Югалды бәхет кошым. Булды, ахры, өнгә ашмас Әкияти матур төшем. Юксынудан, сагынудан Йөрәгем тынмас инде. Бәхет кошы иңнәремә Яңадан кунмас инде. Бәхет кошы кунган иде Сагынган иңнәремә, Кулларыма алмадым шул. Кем белгән китәрен лә. Җылы учларыма алып, Кочасы булган икән, Сөеп-назлап күкрәгемә Кысасы(м) булган икән. Юксынудан, сагынудан Йөрәгем тынар әле. Бәхет кошым иңнәремә Яңадан кунар әле.

Русский перевод

Птица счастья опустилась было На моё плечо, В руки не успела взять. Кто знал, что улетит. Теплые ладони свои Обнять хотела, оказывается, С любовью и лаской к груди Прижимать хотела, оказывается. Сердце моё не открылось, Потеряла птицу счастья. Стало, в итоге, не сбыться Моей прекрасной сказке-мечте. От тоски, от скучания Сердце моё не затихнет. Птица счастья на плечо Не вернётся уже больше. Птица счастья опустилась На скучающее плечо, В руки не успела взять. Кто знал, что улетит. Теплые ладони свои Обнять хотела, оказывается, С любовью и лаской к груди Прижимать хотела, оказывается. От тоски, от скучания Сердце ещё затихнет. Моя птица счастья на плечо Вернётся ещё когда-нибудь.