Дуслык җыры (өченче вариант)

Песня дружбы (третий вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
14.05.2026

Оригинальный текст

Таулар очып, елга кичеп, Җир чигенә барырмын, Назга сусаган дусларны Кочагыма алырмын. Чын дуслыкка киртә түгел Биек Урал, Каф-таулар. Дуслыкларны аералмый Киң һәм тирән елгалар. Берләштерә, дуслаштыра Агыйдел, Сөн елгалары. Җырлап кына узсын гомер, Җырлап барсын дөньялар. Дуслар булсын һәр җирдә дә: Казанда һәм Уфада, Самарларда, Чиләбедә, Мәскәүдә, Сарытауда... Чын дуслыкка киртә түгел Биек Урал, Каф-таулар. Дуслыкларны аералмый Киң һәм тирән елгалар. Берләштерә, дуслаштыра Агыйдел, Сөн елгалары. Җырлап кына узсын гомер, Җырлап барсын дөньялар. Чын дуслыкны еллар, юллар, Матур җырлар ныгыта. Чын дуслыкның чылбырлары Йөрәкләр аша үтә. Чын дуслыкка киртә түгел Биек Урал, Каф-таулар. Дуслыкларны аералмый Киң һәм тирән елгалар. Берләштерә, дуслаштыра Агыйдел, Сөн елгалары. Җырлап кына узсын гомер, Җырлап барсын дөньялар. Йөрәкләрдән йөрәкләргә Күпер салсын моң-җырлар. Чын дуслыкка киртә түгел Киң Иделләр, Каф-таулар. Чын дуслыкка киртә түгел Биек Урал, Каф-таулар. Дуслыкларны аералмый Киң һәм тирән елгалар. Берләштерә, дуслаштыра Агыйдел, Сөн елгалары. Җырлап кына узсын гомер, Җырлап барсын дөньялар.

Русский перевод

Перелетев горы, перейдя реки, Я дойду до края земли, Друзей, истосковавшихся по ласке, Приму в свои объятия. Настоящей дружбе не преграда Высокий Урал, Каф-горы. Дружбы не разлучат Широкие и глубокие реки. Объединяют, сдруживают Реки Агыйдел и Сөн. Пусть жизнь проходит только с песней, Пусть мир идёт с песней. Пусть друзья будут повсюду: В Казани и в Уфе, В Самаре, в Челябинске, В Москве, в Саратове... Настоящей дружбе не преграда Высокий Урал, Каф-горы. Дружбы не разлучат Широкие и глубокие реки. Объединяют, сдруживают Реки Агыйдел и Сөн. Пусть жизнь проходит только с песней, Пусть мир идёт с песней. Настоящую дружбу укрепляют Годы, дороги, красивые песни. Цепи настоящей дружбы Проходят через сердца. Настоящей дружбе не преграда Высокий Урал, Каф-горы. Дружбы не разлучат Широкие и глубокие реки. Объединяют, сдруживают Реки Агыйдел и Сөн. Пусть жизнь проходит только с песней, Пусть мир идёт с песней. От сердца к сердцу Пусть проложат мосты напевы-песни. Настоящей дружбе не преграда Широкие Идели, Каф-горы. Настоящей дружбе не преграда Высокий Урал, Каф-горы. Дружбы не разлучат Широкие и глубокие реки. Объединяют, сдруживают Реки Агыйдел и Сөн. Пусть жизнь проходит только с песней, Пусть мир идёт с песней.