Оригинальный текст
Алма бакчасына төштем...
Егет булганга күрә.
Күрше абый йоклап ята,
Матур төш күрә-күрә.
Бакчаларга төшкән идем,
Алмалар өзәм диеп.
Пешкән алмалардай матур
Гүзәл кыз торган көтеп.
«Әй, бабай, әй, бабай!
Дус булыйк әле давай!
Кызыңны урлап киттем бит -
Ярамыйга карамый...»
«Кызыңны урлыймын!» - дисәм,
«Ярамый!» - дия идең.
Сүземдә тордым - урладым!
Кояш алды, ай күрде.
Сизмәгәнсең, бакча карап,
Гомереңнең үткәнен.
Алмагачларга ияреп,
Кызың үсеп җиткәнен!
«Әй, бабай, әй, бабай!
Дус булыйк әле давай!
Кызыңны урлап киттем бит -
Ярамыйга карамый...»
Русский перевод
В яблоневый сад я вышел...
Парнем я был, не тая.
Соседский дядя спит безмятежно,
Сны ему снятся, краса их живая.
В сад я спустился -
Яблок нарвать хотел.
А у калитки -
Как спелое яблоко, девушка ждёт.
«Эй, дедушка, эй, дедушка!
Дружить давай, не мешкай!
Дочку твою увёл я -
На запреты не глядя...»
«Дочку твою украду!» - скажу,
«Нельзя!» - отвечал ты мне.
Слово сдержал - увёл её!
Солнце видело, месяц глядел.
Ты не заметил, в саду хлопоча,
Как годы твои унеслись.
За яблонями следом
Дочка твоя подросла, расцвела.
«Эй, дедушка, эй, дедушка!
Дружить давай, не мешкай!
Дочку твою увёл я -
На запреты не глядя...»