Рәхмәтлемен Ходаема

Исполнитель
Добавлено
01.07.2026
Обновлено
01.07.2026

Оригинальный текст

Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп, Тидермичә җилләр-яңгырлар. Әти-әниләрне үзебез дә шулай Яши алсак иде гел зурлап. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Туар көннәре дә, туган көннәре дә Сөенечләр генә китерсен. Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп Дәшүләре шатлык иңдерсен. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә! Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә, Өзгәләнеп кала бәгырләр... Әти-әниләрне исән чакларында Яши алсак иде кадерләп. Рәхмәтлемен Ходаема, Рәхмәтле мин һәр көнгә. Әти-әни диеп дәшү Насыйп булсын һәркемгә!

Русский перевод

Растят, любя, называя «сынок мой, дочка моя», Не давая коснуться ветрам и дождям. Родителей и мы сами так же, Если бы могли жить, всегда почитая. Благодарен я Богу, Благодарен я за каждый день. Возможность звать «мама, папа» — Пусть будет уделом каждого! Пусть и будущие дни, и дни рождения Принесут лишь радости. Любя внуков, называя «сынок мой, дочка моя», Пусть их зов приносит счастье. Благодарен я Богу, Благодарен я за каждый день. Возможность звать «мама, папа» — Пусть будет уделом каждого! Жизнь проходит быстро, приходит и разлука, Разрываются души... Пока родители живы, Если бы могли жить, бережно их ценя. Благодарен я Богу, Благодарен я за каждый день. Возможность звать «мама, папа» — Пусть будет уделом каждого!