Яшьлек дусларым (беренче вариант)

Друзья юности (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Алсу таңнарда мендек талларга Без бергәләшеп, яшьлек дусларым. Сокландык көнгә, тыңладык бергә, Туган якның моңлы кошларын. Яшьлек дусларым, якын дусларым, Хәтердә һаман ул гүзәл чаклар, Дуслыкка һәрчак тугры калсакчы, Мәңге сүнмәсен безнең учаклар! Җәйге иртәләр безне иркәләп Назлады шулчак, бәхет юрады, Төрле якларга ташлады язмыш, Бормалы бит тормыш юллары. Яшьлек дусларым, якын дусларым, Хәтердә һаман ул гүзәл чаклар, Дуслыкка һәрчак тугры калсакчы, Мәңге сүнмәсен безнең учаклар! Ярсу хисләрне, саф хыялларны Яшьлек дусларын сагынмый кемнәр? Онытылмый бер дә, яши күңелдә, Бергә үткән иң (ул) матур көннәр. Яшьлек дусларым, якын дусларым, Хәтердә һаман ул гүзәл чаклар, Дуслыкка һәрчак тугры калсакчы, Мәңге сүнмәсен безнең учаклар!

Русский перевод

В алые рассветы на тысячу ив Мы поднимались вместе, друзья моей юности. Любовались солнцем, слушали вместе Печальных птиц родного края. Друзья юности, близкие друзья, В памяти всё ещё те прекрасные времена, Давайте дружбе всегда верны останемся, Пусть навеки не погаснут наши очаги! Летние утра нас ласкали, Баловали так, счастье дарили, В разные стороны разбросала судьба, Извилисты ведь жизненные пути. Друзья юности, близкие друзья, В памяти всё ещё те прекрасные времена, Давайте дружбе всегда верны останемся, Пусть навеки не погаснут наши очаги! Пламенные чувства, чистые мечты, Друзей юности кто не вспоминает? Не забываются никогда, живут в душе Те самые прекрасные дни, что прожили вместе. Друзья юности, близкие друзья, В памяти всё ещё те прекрасные времена, Давайте дружбе всегда верны останемся, Пусть навеки не погаснут наши очаги!