Оригинальный текст
Пар аккошлар
Р. Аймәт сүзләре
О.Усманов көе
Пар аккошлар йөзә моңсу гына -
Таң шәүләсе төшкән тын күлгә.
Пар аккошлар күргән саен, иркәм
Син керәсең минем күңелгә…
Пар аккошлар йөзә, үзәкләрне өзә
Искә төшеп бергә чакларым.
Ялгыз аккош сыман сине гел юксынам
Син кайларда икән тиң ярым.
Әллә нигә, иркәм, була алмадык
Аккошлардай тугры гашыйклар.
Синнән башка мине җил-давылдан
Канат җәеп кем соң ышыклар.
Каерылып карыйм зәңгәр күккә
Ак болыттай эри шикләрем.
Бездә, иркәм, парлап очарбыз бит
Нурга күмеп бәхет күкләрен!
Русский перевод
Пара лебедей
Р. Аймат — слова
О. Усманов — музыка
Пара лебедей плывёт так печально -
На тихое озеро, куда упала тень рассвета.
Каждый раз, увидев пару лебедей, любимая,
Ты входишь в мою душу…
Пара лебедей плывёт, разрывая нутро,
Вспоминаются наши совместные времена.
Как одинокий лебедь, я всё скучаю по тебе,
Где же ты, моя ровня-возлюбленная.
Почему-то, любимая, мы не смогли стать
Верными влюблёнными, как лебеди.
Кроме тебя, кто же меня от бурь-ветров,
Раскинув крылья, укроет.
Оборачиваясь, смотрю на синее небо,
Тают, как белое облако, мои сомнения.
Ведь и мы, любимая, полетим парой,
Утопив в сиянии небеса счастья!