Оригинальный текст
Ни исертә мине,
Әсир итә, -
Әллә чәчәк исе, әллә әрем?
Яшәгәнгә бу төбәктән читтә,
Аңлашылыр минем хәлләрем...
Шул ук алан,
Шул ук юкә, балан ...
Таныш бер көй өзә, өзә үзәкне...
Кай тарафка баксам, шунда табам
Җан сусаган тәүге, тәүге бизәкне.
Чия, бөрлегән дә
Шул бер хәлдә
Саклаганнар төс һәм тәмнәрен.
...Еллар үткән саен, минем генә
Ник артадыр борчу-гамьнәрем?!
Шул ук алан,
Шул ук юкә, балан ...
Таныш бер көй өзә, өзә үзәкне...
Кай тарафка баксам, шунда табам
Җан сусаган тәүге, тәүге бизәкне.
Русский перевод
Что меня так пьянит,
Пленяет душу, -
То ли запах цветов, то ли полыни?
Живя вдали от этого края,
Поймёшь мои переживания...
Та же самая поляна,
Та же липа, калина ...
Знакомая мелодия рвёт, разрывает сердце...
Куда бы ни повернул - всюду нахожу
Первый, самый первый заветный узор.
Вишня, малина тоже
В том же самом виде
Сохранили свой цвет и вкус.
...С годами всё больше, только у меня
Почему-то растёт тоска-печаль?!
Та же самая поляна,
Та же липа, калина ...
Знакомая мелодия рвёт, разрывает сердце...
Куда бы ни повернул - всюду нахожу
Первый, самый первый заветный узор.