Төрле хәл

Разные состояния

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
07.08.2026

Оригинальный текст

Төрле хәлләр була... дөнья бит бу, Агы була... була каралары... Сөрлегүләр, егылулар аша Тән дә ала канлы яраларны... Тешләр кысып... ирен тешләп кенә Мөлдер күзләр ары төбәлер... Еллар аша онытып барлыкларны Күңел җәрәхәттән төзәлер... Яраларга бәйләп җан җылысын, Җитәкләшеп ары атларга- Хәлеңдәме... мәърур очкан чакта Гомер сукмакларын сакларга. Якты итеп... үтә нурлы итеп... Гелән генә сүнмәс хыялларда. Үрергәме... барыр юлларыбыз- Гөмбәзләрдән биек кыяларда... Ирен тешләп... тешләр кысып кына Канлы җәрәхәтләр терелерме... Дөнья бит бу... төрле хәлләр була, Сукмаклар да гөлгә күмелерме...

Русский перевод

Бывают разные состояния... ведь мир таков, Бывает белое... бывает и чёрное... Через паденья, через спотыканья Тело получает кровавые раны... Стиснув зубы... лишь закусив губу Полные слёз глаза вдаль глядят... Через года, забыв о том, что было, Сердце от раны заживёт... Связав душевным теплом раны, Держась за руки, шагать вперёд - Хватит ли сил... в гордом полёте Хранить тропы жизни своей. Осветив... совсем светло осветив... Всегда, в неугасимых мечтах. Расти ли... наши пути пройдут - Над куполами, высоко в небесах... Закусив губу... лишь стиснув зубы Кровавые раны ли заживут... Ведь мир таков... бывают разные состояния, Тропы ли утонут в цветах...