Киек казлар

Дикие гуси

Исполнитель
Добавлено
31.08.2026
Обновлено
01.09.2026

Оригинальный текст

Киек казлар Х. Туфан сүзләре М. Макаров көе Яңгырларда, явымнарда, Давылларда-җилләрдә. Киек казлар кыңгылдаша Мин белмәгән телләрдә. Киек казлар кыңгылдаша, Җырлашалар микәнни? Туган илләр кала бит, дип, Елашалар микәнни? Безнең дә бит шулар сыман Киткән еллар бар иде; Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дигән чорлар бар иде. Киек казлар кыңгылдаша, Сау бул, якташ, диләрдер. Әллә кайтыр, әллә кайтмас Безнең башлар, диләрдер. Казлар кебек очасылар — Китәселәр юк минем; Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дияселәр юк минем. Кыңгылдашып болытларда Мин белмәгән телләрдә, Киек казлар китеп бара Мин күрмәгән илләргә.

Русский перевод

В дождях, в непогоду, В бурях и ветрах, Дикие гуси перекликаются На языке, мне неведомом. Дикие гуси перекликаются, Может, они поют? Может, они плачут о том, Что остаются родные края? Ведь и у нас, как у них, Были уходящие годы; Были времена, когда мы говорили: «Кыйгак-кыйгак, далека моя страна». Дикие гуси перекликаются, Наверное, говорят: «Прощай, земляк». Может, вернутся, может, не вернутся Наши головы, — говорят они, наверное. Подобных гусям, которым суждено лететь, — У меня улетающих нет; Некому у меня сказать: «Кыйгак-кыйгак, далека моя страна». Перекликаясь в облаках На языке, мне неведомом, Дикие гуси улетают В края, мной невиданные.