Кайда икэн алар

Где же они

Добавлено
31.08.2026
Обновлено
01.09.2026

Оригинальный текст

"Кайда алар, кайда икән алар?" Резедә Ахиярова музыкасы, Туфан Миңнуллин сүзләре. Кайда алар? Кайда икән алар - Сөю утларында янган чаклар, Мөлдерәмә тулып ташкан күңелләргә Йолдызлардан сихри моңнар тамган чаклар? Кайда алар? Кайда икән алар - Таңны таңга ялгап йөргән чаклар. Хыялыбыз бишегендә тирбәлгәндә Ай нурыннан такыялар үргән чаклар? Кайда алар? Кайда икән алар - Өмет ярларына җиткән чаклар. Мәхәббәтне маяк итеп киләчәккә Ай юлыннан икәү атлап киткән чаклар?

Русский перевод

"Где они, где же они?" Музыка Резеды Ахияровой, слова Туфана Миннуллина. Где они? Где же они — Времена, когда горели в огнях любви, Времена, когда на переполненные через край души С звёзд капали волшебные напевы? Где они? Где же они — Времена, когда мы бродили, соединяя рассвет с рассветом. Времена, когда, качаясь в колыбели наших мечтаний, Мы плели тюбетейки из лунного света? Где они? Где же они — Времена, когда мы достигали берегов надежды. Времена, когда, сделав любовь маяком, в будущее Мы вдвоём шли по лунной дороге?