Алмалар пешә таңда

Яблоки зреют на рассвете

Автор текста
Добавлено
12.11.2026
Обновлено
12.11.2026

Оригинальный текст

Алмалар белән сөйләшәм, Сорыйсы сүзем калган. Шунсыз мин алма битләрнең Серләрен аңлый алмам. Шунсыз мин алма битләрнең Серләрен аңлый алмам. Әле күп чәчәк атар ла, Алдала, гомер, алда! / Алда әле, гомер, алда! / Таңнарга төшә алсулык, Алмалар пешә таңда! Алланып чыгалар икән, Эндәшсәң алмаларга: Бары җылы җилләр генә, Җил генә араларда. Бары җылы җилләр генә, Җил генә араларда. Әле күп чәчәк атар ла, Алдала, гомер, алда! / Алда әле, гомер, алда! / Таңнарга төшә алсулык, Алмалар пешә таңда! Җырга әйләнергә тора Исеңә алган саен, — Сандугач моңы тамгандыр Бу якта алма саен. Сандугач моңы тамгандыр Бу якта алма саен. Әле күп чәчәк атар ла, Алдала, гомер, алда! / Алда әле, гомер, алда! / Таңнарга төшә алсулык, Алмалар пешә таңда!

Русский перевод

С яблоками я разговариваю, Остался у меня к ним вопрос. Без него мне румяных яблочных щёк Тайны не понять. Без него мне румяных яблочных щёк Тайны не понять. Ещё не раз расцветут они, Обманывай, жизнь, обманывай! / Впереди ещё, жизнь, впереди! / На зори ложится румянец, Яблоки зреют на рассвете! Оказывается, они румянятся, Если заговоришь с яблоками: Лишь тёплые ветры, Только ветер меж ними. Лишь тёплые ветры, Только ветер меж ними. Ещё не раз расцветут они, Обманывай, жизнь, обманывай! / Впереди ещё, жизнь, впереди! / На зори ложится румянец, Яблоки зреют на рассвете! Готово превратиться в песню Всякий раз, как вспомнишь, — Видно, соловьиный напев капнул В каждое яблоко в этом краю. Видно, соловьиный напев капнул В каждое яблоко в этом краю. Ещё не раз расцветут они, Обманывай, жизнь, обманывай! / Впереди ещё, жизнь, впереди! / На зори ложится румянец, Яблоки зреют на рассвете!

Другие песни: Харрас Аюп