Әйбәт, димен …

«Хорошо», — говорю…

Автор текста
Добавлено
12.11.2026
Обновлено
12.11.2026

Оригинальный текст

Әйбәт, димен, кемдер хәл сораса, Өйрәнмәгән мескен булырга. Тешне кысып түзгән чакларда да Сер бирмәдем гомер юлында… Җан елаган чаклар аз булмады, Рәнҗеттеләр кайчак урынсыз. Авыз тулы канны йотып куйдым, Түзем булдым, булдым карусыз. Әйбәт, димен, әйбәт булмаса да, Кемгә кирәк кеше хәлләре. Замананың бүген аңлашылмый Асты — өскә килгән мәлләре. Упкын кебек заман бөтерелә, Дөнья кайный, илләр таркала. Замананың ашкын тизлегенә Иярә алмый салым чайкала. Әйбәт, димен, хәлне сорасалар, Кемнең хәле кирәк кемнәргә. Ярда калган ялгыз каек кебек Җилләр көтәм агып китәргә.

Русский перевод

«Хорошо», — говорю, если кто спросит, как дела, Не привыкла я быть жалкой. Даже когда терпела, стиснув зубы, Не выдавала себя на жизненном пути… Немало было дней, когда душа плакала, Обижали порой незаслуженно. Полный рот крови я проглатывала, Была терпелива, была незлобива. «Хорошо», — говорю, хоть и нехорошо, Кому нужны чужие дела? Не понять сегодня времени, Когда всё перевернулось вверх дном. Как бездна, кружится время, Мир кипит, страны распадаются. За бешеной скоростью времени Не поспевая, качается плот. «Хорошо», — говорю, если спросят, как дела, Кому до кого есть дело? Как одинокая лодка, оставшаяся у берега, Жду ветров, чтоб уплыть.

Другие песни: Ростам Закуан