Яшел үзәнлек

Зеленая пойма

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
20.07.2026

Оригинальный текст

Туган якның гүзәл бер почмагы, Идел буе - яшел үзәнлек. Баш очында сайрый тургайлары, Моңы бәгыреңне өзәрлек. Чит җирләргә китсәң, сагындырып, Искә төшә шушы үзәннәр. Безнең бәхет монда дип кайтадыр, Бәхет эзләп дөнья гизгәннәр. Яшел үзән буйлап, икәү бергә Төшик әле Идел буена. Акчарлаклар парлап-парлап оча, Дулкыннарга дулкын сыена. Чит җирләргә китсәң, сагындырып, Искә төшә шушы үзәннәр. Безнең бәхет монда дип кайтадыр, Бәхет эзләп дөнья гизгәннәр. Җәйләр җитсә, Идел буйларында Яшел киңлек, яшел гүзәллек. Сабый чакка алып кайтыр кебек, Бигрәк серле яшел үзәнлек. Чит җирләргә китсәң, сагындырып, Искә төшә шушы үзәннәр. Безнең бәхет монда дип кайтадыр, Бәхет эзләп дөнья гизгәннәр.

Русский перевод

Уголок родного края прекрасный, Берег Идель - зеленая пойма. Над головой поют жаворонки, Тоска душу разрывает до боли. Если в чужие края уйдешь, тоскуя, Приходят на ум эти поймы. Счастье наше - здесь, скажет когда-то, Счастье искали в мире скитальцы. Вдоль зеленой поймы, вдвоем Спустимся же к берегу Идель. Чайки парами-парами летят, Волна за волной сливается. Если в чужие края уйдешь, тоскуя, Приходят на ум эти поймы. Счастье наше - здесь, скажет когда-то, Счастье искали в мире скитальцы. Когда придут лета, вдоль берегов Идель Зелень просторов, зелень красоты. Как будто в детство вернуться снова, Зеленая пойма таинственна. Если в чужие края уйдешь, тоскуя, Приходят на ум эти поймы. Счастье наше - здесь, скажет когда-то, Счастье искали в мире скитальцы.