Минем җырым (беренче вариант)

Моя песня (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
05.08.2026

Оригинальный текст

Минем җырым язгы ләйсәннәрдә, Минем җырым кояш нурында. Минем җырым бөре булып тула Куш каенның җылы куенында. Минем җырым дөрли йөрәгемдә, Күңелемнең чыңлый түрендә. Минем җырым - сагыш, моң һәм сөю, Яшел яшьлек, яшәү турында. Минем җырым яшел үзәннәрдә, Минем җырым тугай-болында. Минем җырым борыла-сарыла аккан Инешемнең көмеш чыңында. Минем җырым дөрли йөрәгемдә, Күңелемнең чыңлый түрендә. Минем җырым - сагыш, моң һәм сөю, Яшел яшьлек, яшәү турында. Минем җырым кошлар сайравында, Минем җырым бөдрә талларда. Минем җырым эзләп табар мине, Китсәм дә мин әллә кайларга. Минем җырым дөрли йөрәгемдә, Күңелемнең чыңлый түрендә. Минем җырым - сагыш, моң һәм сөю, Яшел яшьлек, яшәү турында.

Русский перевод

Моя песня в весенних дождях, Моя песня в солнечных лучах. Моя песня наполняется, как почка, В теплом объятии двух берез. Моя песня пылает в сердце моем, Откликается в глубине души. Моя песня - тоска, напев и любовь, О зеленой юности, о жизни. Моя песня в зеленых долинах, Моя песня в поймах и лугах. Моя песня в серебристом звуке Моего ручья, что вьется и бежит. Моя песня пылает в сердце моем, Откликается в глубине души. Моя песня - тоска, напев и любовь, О зеленой юности, о жизни. Моя песня в пении птиц, Моя песня в кудрявых ивах. Моя песня найдет меня, Даже если я уйду куда-то далеко. Моя песня пылает в сердце моем, Откликается в глубине души. Моя песня - тоска, напев и любовь, О зеленой юности, о жизни.