Сагышларым (өченче вариант)

Мои печали (третий вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
28.05.2026

Оригинальный текст

1. Сагышларым бирдем җилләргә, Алып кит дип ерак илләргә. Канатлары җилнең сыгылды. Сагышларым җиргә, Таралышып җилдә, Сары чәчәк булып коелды. 2. Сагышларым салдым суларга, Адашсын дип ерак юлларда, Елга туктап калды ярсудан. Сагышларым бар да, Утырып калды ярда, Ташулардан калган боз сыман. 3. Сагышларым аттым яшенгә, Яндыр дидем, җиргә төшермә. Яшен сүнде күкләр йөзендә. Синнән башка беркем, Күтәрә алмый диеп, Сагышларым кайтты үземә.

Русский перевод

1. Печали свои я отдал ветрам, Унеси их, просил, в дальние края. Но крылья ветра надломились — И печали мои на землю, Разлетевшись в ветре, Жёлтыми цветами осыпались. 2. Печали свои пустил я по водам, Пусть заблудятся в дальних краях. Но река встала от разлива. Все печали мои Остались сидеть на берегу — Словно лёд, оставшийся с паводка. 3. Печали свои я швырнул в молнию, Сожги их, молил, не дай упасть на землю. Но молния погасла на лике небес. Только ты одна Можешь поднять их — Печали мои вернулись ко мне.