Безнең күңел (беренче вариант)

Наша душа (первый вариант)

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
13.08.2026

Оригинальный текст

Безнең күңел нигә моңлы икән, Безнең күңел ничә кыллы икән? - Онтыласы иде тын калып. Гарасатка кереп югалмыйча, Гөнаһларга гына уралмыйча, Бәхет йөрсә икән юл ярып. Безнең күңел нигә моңлы икән, Безнең күңел ничә кыллы икән? - Ду купканнар шашкын хисләрем. Чыгымчылап чапкан ярсу тайдай, Дулкыннарга кунган моңсу айдай, Ярсу яки моңсу кичләрем. Безнең күңел нигә моңлы икән, Безнең күңел ничә кыллы икән? - Кушылырга сайрар кош кирәк. Җаннан җанга йөри моңнар күчеп, Тик дөньясы гына әллә ничек - Сабырлыклар бирсен, түз, йөрәк!..

Русский перевод

Почему наша душа такая грустная, Из скольких струн она сложена? - Хотелось бы просто затихнуть. Не теряясь в суете, Не впадая в грехи, Если бы счастье шло по пути. Почему наша душа такая грустная, Из скольких струн она сложена? - Волнуют чувства, словно ветер. Словно резвый жеребёнок мчусь, Стыну на волнах, как грустная луна, Ночь моя полна страданий. Почему наша душа такая грустная, Из скольких струн она сложена? - Нужна певчая птица, чтоб слиться воедино. Переходят тоски из души в душу, Но пусть мир будет каким угодно - Выдержи, терпи, мое сердце!..