Оригинальный текст
Алгы сызык, канлы бәрелешләр
Синең йөрәк аша узгандыр...
Сугыш - ерак. Ә ядрәсе - җитез
Битләреңә сырлар сызгандыр.
Тәрәзәдә шәүлә... Көтә ана.
Яу кырыннан улы кайтканын...
Тәрәз шакый бары миләш кенә,
Сискәндереп ялгыз ананы.
Җил капкадан чыккач, кай якларга
Алып китте сине сукмаклар?
Башың куйган салкын җирне тапсам -
Ятып елар идем кочаклап.
Тәрәзәдә шәүлә... Көтә ана.
Яу кырыннан улы кайтканын...
Тәрәз шакый бары миләш кенә,
Сискәндереп ялгыз ананы.
Буш тәрәзә... Сагышлы дөньядан
Ана киткән сулып, саргаеп...
Көткәннәргә гади һәйкәл булып
Тик иске йорт калган моңаеп.
Тәрәзәдә шәүлә... Көтә ана.
Яу кырыннан улы кайтканын...
Тәрәз шакый бары миләш кенә,
Сискәндереп ялгыз ананы.
Тәрәзәләр ябык, исә җилләр,
Миләш сынган инде картаеп.
Аналарны картайтмасын өчен
Сугышлардан сакла, Ходаем!
Тәрәзәдә шәүлә... Көтә ана.
Яу кырыннан улы кайтканын...
Тәрәз шакый бары миләш кенә,
Сискәндереп ялгыз ананы.
Русский перевод
Передовая, кровавые сражения
Прошли через твое сердце...
Война далека. Но её след острый,
На лицо твое нанёс морщины.
В окне тень... Ждёт мать,
Что с поля боя вернётся сын...
В окно стучит лишь рябина,
Пугая одинокую мать.
Выйдя за калитку, в какие стороны
Унесли тебя тропинки?
Если б нашла холодную землю, где покоится твоя голова,
Лежала б и плакала, обнимая.
В окне тень... Ждёт мать,
Что с поля боя вернётся сын...
В окно стучит лишь рябина,
Пугая одинокую мать.
Пустое окно... Из печального мира
Мать ушла, иссохнув, пожелтев...
Простым памятником ожидающим
Лишь старый дом остался, скорбя.
В окне тень... Ждёт мать,
Что с поля боя вернётся сын...
В окно стучит лишь рябина,
Пугая одинокую мать.
Окна закрыты, дуют ветры,
Рябина уже сломана, состарившись.
Чтобы матери не старели,
От войн сохрани, Господи!
В окне тень... Ждёт мать,
Что с поля боя вернётся сын...
В окно стучит лишь рябина,
Пугая одинокую мать.