Бергенэм кадерлем

Единственный мой, дорогой

Исполнитель
Добавлено
31.08.2026
Обновлено
02.09.2026

Оригинальный текст

Бергенәм-кадерлем (Халык көе) Төнге күктә берьялгызы Сагышланып ай йөзә. Бергенәм,кадерлем. Сагышланып ай йөзә, бердәнберем. Ай да ялгыз, син дә ялгыз, Мин дә ялгыз мәңгегә. Бергенәм, кадерлем. Без дә ялгыз мәңгегә, бердәнберем. Беребез - анда, беребез - монда, Язмышларның ярында. Бергенәм, кадерлем. Язмышларның ярында, бердәнберем. Яннарымда булмасаң да Син һәрвакыт жанымда. Бергенәм, кадерлем. Син һәрвакыт янымда, бердәнберем. Айлар туган, айлар тулган. Тулган сагышка гына. Бергенәм, кадерлем. Тулган сагышка гына, бердәнберем. Тулган айны охшатамын Гел үз язмышларыма. Бергенәм, кадерлем. Гел үз язмышларыма, бердәнберем.

Русский перевод

В ночном небе одиноко, Тоскуя, плывёт луна. Единственный мой, дорогой. Тоскуя, плывёт луна, мой единственный. И луна одна, и ты один, И я одна навеки. Единственный мой, дорогой. И мы одиноки навеки, мой единственный. Один из нас — там, другой — здесь, На берегу своих судеб. Единственный мой, дорогой. На берегу своих судеб, мой единственный. Хоть тебя и нет рядом со мной, Ты всегда в моей душе. Единственный мой, дорогой. Ты всегда рядом со мной, мой единственный. Луны рождались, луны полнели, Полнели лишь от тоски. Единственный мой, дорогой. Полнели лишь от тоски, мой единственный. Полную луну я сравниваю Всегда со своей судьбой. Единственный мой, дорогой. Всегда со своей судьбой, мой единственный.