Син мине үзгәрттең

Ты изменила меня

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
28.05.2026

Оригинальный текст

Үз-үземә исем китеп йөрим, Мөмкин түгел бер дә аңлату. Була микәнни соң, мөмкин микәнни соң, Шул кадәрле өзелеп ярату. Бер син генә үтеп керә белдең, Түрләренә узып йөрәкнең, Яшәүләре хәзер бүтән минем Син үзгәрттең мине, үзгәрттең. Күрешмәгән нигә иртәрәк без, Мөлдерәмә тулы хисләрем. Аңладым мин сине күргәч кенә, Дөнья нинди матур икәнен. Бер син генә үтеп керә белдең, Түрләренә узып йөрәкнең, Яшәүләре хәзер бүтән минем Син үзгәрттең мине, үзгәрттең. Дөньяныкы түгел бугай ла син, Синең кебек булмас берәү дә. Рәхмәт укыйм, мең рәхмәтләр яусын Әнә шундый була белгәнгә. Бер син генә үтеп керә белдең, Түрләренә узып йөрәкнең, Яшәүләре хәзер бүтән минем Син үзгәрттең мине, үзгәрттең.

Русский перевод

Себя не узнаю, хожу как потерянный, Невозможно это объяснить. Бывает ли такое, возможно ли такое — Так самозабвенно, до разрыва любить. Лишь ты одна сумела войти, Пройдя в святая святых сердца, Жизнь моя теперь совсем другая — Ты изменила меня, изменила. Почему же мы не встретились раньше, Чувства мои переполнены. Я понял, лишь увидев тебя, Как прекрасен этот мир. Лишь ты одна сумела войти, Пройдя в святая святых сердца, Жизнь моя теперь совсем другая — Ты изменила меня, изменила. Ты, наверное, не от мира сего, Никого не найдётся, как ты. Благодарю, тысячи благодарностей — За то, что ты умеешь быть такой. Лишь ты одна сумела войти, Пройдя в святая святых сердца, Жизнь моя теперь совсем другая — Ты изменила меня, изменила.