Танып буе

Вдоль пруда

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
01.08.2026

Оригинальный текст

Танып буе карлыган, Өзмим — сиңа калдырам, Килгәнеңне көтә-көтә, Күзләремне талдырам. Танып буе әрәмә, Керсәм — башым әйләнә, Абау, бәгърем, чәчкәйләрем Чәчләреңә бәйләнә. Танып буе камышлы, Камышлары сагышлы, Ишеттеңме «яратам» дип Пышылдаган тавышны?! Танып буе болынлы, Болынында булдыңмы? Болыннарда адашырбыз, — Бир, кадерлем, кулыңны! Танып буе бөрлегән, Өзеп сиңа бир дигән, Өзелеп сөйгән ярың өчен Утка-суга кер дигән. Танып буе әрәмә, Керсәм — башым әйләнә, Абау, бәгърем, чәчкәйләрем Чәчләреңә бәйләнә.

Русский перевод

Вдоль Таныпа смородина, Не рву — тебе оставляю, Жду-дожидаюсь твоего прихода, Глаза свои утомляю. Вдоль Таныпа ивняк, Зайду — кружится голова, Ой, любимая, цветочки мои Вплетаются в твои волосы. Вдоль Таныпа камыши, Камыши его печальные, Слышала ли ты «люблю» — Прошёптанный голос?! Вдоль Таныпа луга, Была ли ты на его лугу? В лугах мы заблудимся, — Дай, дорогая, мне руку! Вдоль Таныпа ежевика, Велено сорвать и дать тебе, Ради любимой, что страстно любит, Велено пройти сквозь огонь и воду. Вдоль Таныпа ивняк, Зайду — кружится голова, Ой, любимая, цветочки мои Вплетаются в твои волосы.