Оригинальный текст
Сандугачка серен сөйли
Өй артында ак каен
Шул каенга сыенып елыйм
Сине сагынган саен.
Мин елыйм, мин елыйм
Сине сагынган саен.
Җырчысын сагынып, ак каен
Көтеп ала май аен.
Ник булмадык икән лә без
Мин – сандугач, син – каен?
Ник булмадык, ник булмадык
Мин-сандугач, син каен?
Алар бездэн бәхетлеләр –
Гөрләшәләр таң саен.
Ялгыз җанымны яндырма,
Бергә булыйк – тап җаен.
Җанымны яндырма.
Бергә булыйк – тап җаен.
Русский перевод
Свою тайну соловью поверяет
Белая берёза за домом.
Прижавшись к этой берёзе, плачу
Каждый раз, как тоскую по тебе.
Плачу я, плачу я
Каждый раз, как тоскую по тебе.
Тоскуя по певцу своему, белая берёза
Ждёт наступления мая.
Почему же не стали мы —
Я соловьём, а ты берёзой?
Почему не стали, почему не стали
Я соловьём, а ты берёзой?
Они счастливее нас —
Воркуют каждую зарю.
Не сжигай мою одинокую душу,
Будем вместе — найди возможность.
Не сжигай мою душу.
Будем вместе — найди возможность.