Оригинальный текст
Ак шатлыклар көткән чакта гына,
Ап-ак карлар килеп яудылар.
Ап-ак кышның якты мизгелләре
Уйлар диңгезенә салдылар.
Ап-ак карлар яуган чакта гына
Ак теләкләр сиңа теләдем.
Гыйшык утларында янганымны
Ап-ак бураннарга сөйләдем…
Бураннарга сөйләдем…
Сиңа булган тәүге хисләрем дә
Кышлар төсле ап-ак иделәр,
Ак кышлардан аны эзләмә син,
Югалттың шул аны, диделәр.
Ап-ак карлар яуган чакта гына
Ак теләкләр сиңа теләдем.
Гыйшык утларында янганымны
Ап-ак бураннарга сөйләдем…
Бураннарга сөйләдем…
Рәхмәт сиңа ап-ак кышым,
Бәхет диңгезендә йөздердең.
Төшләремә кереп газаплама,
Гаеп синдә генә түгелдер.
Ап-ак карлар яуган чакта гына
Ак теләкләр сиңа теләдем.
Гыйшык утларында янганымны
Ап-ак бураннарга сөйләдем…
Бураннарга сөйләдем…
Русский перевод
Лишь тогда, когда я ждала светлых радостей,
Пошёл белый-белый снег.
Светлые мгновенья белой-белой зимы
Погрузили в море раздумий.
Лишь тогда, когда падал белый-белый снег,
Я желала тебе светлых желаний.
О том, что горю в огне любви,
Я рассказала белым-белым буранам…
Буранам рассказала…
И первые мои чувства к тебе
Были белы, как зимы,
«Не ищи их у белых зим,
Потеряла ведь ты их», — сказали мне.
Лишь тогда, когда падал белый-белый снег,
Я желала тебе светлых желаний.
О том, что горю в огне любви,
Я рассказала белым-белым буранам…
Буранам рассказала…
Спасибо тебе, моя белая-белая зима,
Ты дала мне поплавать в море счастья.
Не мучай, приходя в мои сны,
Вина, наверное, не только в тебе.
Лишь тогда, когда падал белый-белый снег,
Я желала тебе светлых желаний.
О том, что горю в огне любви,
Я рассказала белым-белым буранам…
Буранам рассказала…