Пар балдаклар

Парные кольца

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Пар балдаклар алар - вәгъдәләшкән парлар - Берсен-берсе сөйгән ике яр. Тик бер генә булсын, гомерлеккә калсын Бер-береңә биргән балдаклар. Сүрелмәсен иде бик тиз генә хисләр, Пар балдаклар ныграк бәйләнсен. Тапланмасын аклык, югалмасын сафлык, Сөю гомерлеккә әйләнсен. Пар балдаклар бергә, нурлар сибәр җиргә, Бары бергә парлы булганда. Юлны якты итәр, гомерлеккә җитәр, Тормыш сукмакларын узганда. Юлны якты итәр, гомерлеккә җитәр, Тормыш сукмакларын узганда. Бары бергә парлы булганда.

Русский перевод

Парные кольца - это клятва двух влюблённых, Два сердца, что друг друга берегут. Пусть будет лишь одно, пусть навсегда сохранится Кольцо, что вы друг другу дарят. Пусть чувства не погаснут слишком быстро, Пусть крепче будут парные кольца. Пусть чистота не будет растоптана, не исчезнет свет, Пусть любовь станет вечной. Парные кольца вместе, свет разливают по земле, Когда лишь вдвоём, как пара. Осветят путь, на всю жизнь хватит, Когда по тропам жизни идёшь. Осветят путь, на всю жизнь хватит, Когда по тропам жизни идёшь. Когда лишь вдвоём, как пара.