Мәктәп еллары (беренче вариант)

Школьные годы (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сагынып искә аласымны беләм Кыңгыраулы мәктәп елларын. Алда нинди язмыш көтсә дә мин, Шул елларны, ахры, уйлармын. Кая илтер, кая алып барыр Бу катлаулы тормыш юллары? Матур бер җыр булып калсын иде Күңелләрдә мәктәп еллары. Оясыннан китә кош баласы, Канатлары ныгып, хәл кергәч, Без дә шулай читкә таралырбыз Мәктәп яше тулып өлгергәч. Кая илтер, кая алып барыр Бу катлаулы тормыш юллары? Матур бер җыр булып калсын иде Күңелләрдә мәктәп еллары. Ул чакларның моңлы хатирәсе Сагындырмый әле бүгенгә. И, мәктәбем, гомер буе синең Кыңгыравың чыңлар күңелдә. Кая илтер, кая алып барыр Бу катлаулы тормыш юллары? Матур бер җыр булып калсын иде Күңелләрдә мәктәп еллары.

Русский перевод

Я знаю, что буду вспоминать с тоской Школьные годы со звонками. Какая бы судьба ни ждала меня впереди, Всё равно буду думать о тех годах. Куда приведут, куда унесут Эти сложные жизненные пути? Пусть останутся прекрасной песней В наших сердцах школьные годы. Птенец покидает своё гнездо, Когда окрепнут крылья и наберётся сил, Так и мы разлетимся в разные стороны, Когда закончится школьная пора. Куда приведут, куда унесут Эти сложные жизненные пути? Пусть останутся прекрасной песней В наших сердцах школьные годы. Грустная память о тех временах Ещё не даёт покоя сегодня. О, школа моя, всю жизнь твой Звонок будет звенеть в душе. Куда приведут, куда унесут Эти сложные жизненные пути? Пусть останутся прекрасной песней В наших сердцах школьные годы.