Бөек Җиңү бәйрәме

Праздник Великой Победы

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Медальләр ялтырый кояшта Ветераннар түшендә. Күзләре яшьле булса да, Елмаю йөзләрендә. Бүген Җиңү бәйрәме, Ачы сугыш беткән көн. Яу кырында калганнарны Искә ала торган көн. Парадка бара бабайлар, Баралар очрашуга. Бер-берсен барлап чыгарга, Бераз елап алырга. Бүген Җиңү бәйрәме, Ачы сугыш беткән көн. Яу кырында калганнарны Искә ала торган көн. Кайгы китерә сугышлар, Туктасын иде алар. Тынычлыкта яшәсеннәр Җирдә барлык балалар. Бүген Җиңү бәйрәме, Ачы сугыш беткән көн. Яу кырында калганнарны Искә ала торган көн.

Русский перевод

Медали в солнце искрятся На груди у ветеранов. И пусть в глазах стоят слёзы, Улыбки светятся явно. Сегодня праздник Победы, День, когда кончилась война. День памяти тех, кто остался На поле боя навсегда. На парад идут седые, Идут на встречу друг к другу. Чтоб пересчитать друг друга, И чуть поплакать на кругу. Сегодня праздник Победы, День, когда кончилась война. День памяти тех, кто остался На поле боя навсегда. Войны приносят лишь горе, Пусть бы они прекратились. Пусть в мире живут на земле Все дети, чтоб не страдали. Сегодня праздник Победы, День, когда кончилась война. День памяти тех, кто остался На поле боя навсегда.