Ашыктырма, кәккүк

Не торопи, кукушка

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ак каенга кунып, кәккүк саный Гомеремнең калган елларын. Мәңгелеккә килгән сыман идем, Ашыктыра гомер юлларын. Кәккүк, кәккүк, син санама әле, Уйга салма минем күңелне. Мәңгелеккә килдек дип яшикче Кыска гына газиз гомерне. Ак каенның яшел яулыгыннан Кара күзләр көлеп карыйлар. Каен - кайгы төсе дисәләр дә, Дөньяларны ямьләп балкыйлар. Кәккүк, кәккүк, син санама әле, Уйга салма минем күңелне. Мәңгелеккә килдек дип яшикче Кыска гына газиз гомерне. Ак каенда кәккүк гомер саный, Язлар җиткәч килеп каршыма. Ашыктырма, кәккүк, вакытларны, Җырланмаган җырлар хакына. Кәккүк, кәккүк, син санама әле, Уйга салма минем күңелне. Мәңгелеккә килдек дип яшикче Кыска гына газиз гомерне. Кәккүк, кәккүк, син санама әле, Уйга салма минем күңелне. Мәңгелеккә килдек дип яшикче Кыска гына газиз гомерне... Мәңгелеккә килдек дип яшикче Кыска гына газиз гомерне...

Русский перевод

Сев на белую березу, кукушка считает Оставшиеся годы моей жизни. Словно я пришел навеки, А она торопит пути судьбы. Кукушка, кукушка, не считай пока, Не тревожь мою душу. Давай жить, как будто мы пришли навечно, В этой краткой, дорогой жизни. Из зеленого платка белой березы Смеются черные глаза. Пусть березу зовут цветом печали, Все равно она миры украшает сияньем. Кукушка, кукушка, не считай пока, Не тревожь мою душу. Давай жить, как будто мы пришли навечно, В этой краткой, дорогой жизни. На белой березе кукушка годы считает, Весной приходит навстречу мне. Не торопи, кукушка, времена, Ради песен, что еще не спеты. Кукушка, кукушка, не считай пока, Не тревожь мою душу. Давай жить, как будто мы пришли навечно, В этой краткой, дорогой жизни. Кукушка, кукушка, не считай пока, Не тревожь мою душу. Давай жить, как будто мы пришли навечно, В этой краткой, дорогой жизни... Давай жить, как будто мы пришли навечно, В этой краткой, дорогой жизни...