Елга

Река

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Мин бүген тетрәнеп аңладым, Моны син дә аңла. Асылда һәммәбез барыбер Бер якка юл ала. Акылдан язган таш кала Бер көнне, суламый, тын кала. Кайгылар узуга яшәүнең Газабы югала. Гомернең елгасы күгелҗем Томанга төренә, Ярлары буена салкынча Аксыллык җебенә. Дөньяның ямансу күгендә Кошларның төркеме күренә. Бу - минем яшәгән көннәрем Офыкта күмелә. Һаман да өметем бар минем Бу бөек агымга, Агадыр шикелле ул елга Һәр вакыт кыйблага. Агымсу өстеннән тын гына, Фәрештәләр иле ягына Җырлап та, елап та туймаслык Мәңгелек моңга.

Русский перевод

Сегодня, содрогнувшись, я понял, Пойми и ты. В сущности, все мы всё равно В одну сторону путь держим. Тёплый камень без рассудка Однажды, не дыша, замолкнет. Когда уйдут печали, Исчезает боль житья. Река жизни голубеет, В туман укутывается, По берегам её холодно Белёсая нить тянется. В печальном небе мира Виднеется стая птиц. Это - мои прожитые дни Тонут на горизонте. Всё ещё надежда есть во мне На этот великий поток: Плывёт, похоже, та река Всегда к кибле-ориентиру. Над гладью воды - тихо, тихо, К стране ангелов - туда, К той вечной песне, что не напеться Ни в пении, ни в слезах.