Балан (икенче вариант)

Калина (второй вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Авыл очында - чәчәкле алан, Алан читендә үсә бер балан. Язларын балан шау чәчәк ата, Әйтерсең аңа ап-ак кар ята. Җылы җилләр, чуак иртәләр Балан чәчәген назлап иркәли. Көзләрен балан - алан ямьнәре, Үзәкне генә өзә тәмнәре. Балан чәчәген язын үз иткәч, Татыйсың тәмен аның көз җиткәч. Ачы шул, ачы балан җимеше, Кушылган төсле аңа күз яше.

Русский перевод

На краю деревни - цветущий луг, У кромки луга растет калина. Весной калина шумно цветет, Словно на ней лежит белый снег. Теплые ветры, ласковые утра Нежно балуют цветы калины. Осенью калина - краса луга, Ее вкус лишь сердце щемит. Весной полюбив ее цветенье, Смакуешь вкус, когда осень придет. Горька, горька калина-ягода, Будто смешалась с ней слеза.