Кара шәле килә сөйрәлеп

Черная шаль идет, волочась

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Шомлы еллар иде. Январь җиле Өйне-тышны йөри бер итеп, Сыңар күзем белән тышка карыйм, Тәрәзәнең бозын эретеп. Ыңгырашкан кебек шыгырдатып, Хат ташучы ачты капканы Шомландырып, керер-кермәс торды, Һәм борылып кире атлады. Нигә китте? Нигә хат хәбәрдән Мәхрүм калды безнең өй генә? Анам күңеле нидер сизде бугай, Кара шәлен салды иңенә. Ул урамга чыкты өерелеп. Кышкы салкын керде ишектән. Салкын гынамыни ул елларда Кешеләрнең җанын өшеткән). Каерылган кош канаты кебек, Кара шәле кардан сөйрәлә - Әни, әни, нәрсә булды, әни?! Сөйлә, әни! Хәер, сөйләмә. Шатлыкларга күнегелә бугай, Тик кайгыга булмый өйрәнеп. Ничәмә ел инде әниемнең Кара шәле килә сөйрәлеп.

Русский перевод

Грозные годы были. Январский ветер Обходит дом и двор единой вехой, Одним глазом гляжу я на улицу, Растапливая лед на стекле. Словно стон, заскрипела калитка, Почтальон тревожно приоткрыл, Постоял, то ли войти, то ли нет, И, повернувшись, снова уходил. Почему ушел? Почему лишь наш дом Остался без письма, без вести? Сердце матери, видно, что-то почуяло, Черную шаль набросила на плечи. Она вихрем бросилась на улицу. Зимний холод ворвался в дверь. Да разве только холод тех лет Души людей умел леденеть). Будто крыло надломленной птицы, Черная шаль волочится по снегу - Мама, мама, что случилось, мама?! Скажи, мама! Впрочем, не говори. К радостям, видно, привыкнуть можно, К беде привыкнуть никак нельзя. Сколько уж лет у моей мамы Черная шаль идет, волочась.