Ләйсән яңгыр яуганда

Когда льёт ливень

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ялт-йолт килеп, утлы яшен Болытны камчылады, Биеште җирдә яңгырның Беренче тамчылары... Ләйсән яңгыр сәйләннәре И коелды, коелды... Яшеннән куркып, кыз үзе Миңа килеп сыенды. Ут йөгерде тәнем буйлап, Яшен сукты дип торам, Кыймылдарга да кыймыйча Мин, кыюсыз, тик торам. Егетләргә яңгырда да Җебеп тору төс түгел, Сүз башлыйм читләтеп кенә» «Эремәбез тоз түгел. Яшеннән курыкмагач, Курыкма күкрәвеннән». Тик бөтенләй башка сүзләр Ургыла күкрәгемнән. Ярдым салдым күнелдәген: «Яратам сине, - дидем, - Син булсаң, бүтән беркем дә Кирәкмәс иде», - дидем. Кызның да тел ачылды: «Тагын яңгыр килә, - ди, Күк күкрәде, ишетмәдем, Тагын бер кат сөйлә», - ди.

Русский перевод

Вспышками яркими огненная молния Хлещет по тучам, Коснулись земли дождя Первые капли... Ливня потоки Льются, льются... Молнии испугавшись, девушка сама Ко мне прижалась. Огонь пробежал по телу, Молния ударила, думаю я, Движения не совершая, Я, растерянный, просто стою. Для юношей и в дождь Дрожать не подобает, Слова начинаю, уклончиво: «Мы не из соли. Раз молнии не боишься, Не бойся и грома». Но совсем другие слова Рвутся из груди. Открыл я душу: «Люблю тебя, - сказал я, - Если ты со мной, никто другой Не нужен был бы», - сказал я. И девушка заговорила: «Снова дождь идёт, - говорит, - Гром прогремел, не расслышала, Ещё раз скажи», - говорит.